Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Җылы сүзе калды дөньяда" (Портрет-хәтер)

22 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә, язучы-шагыйрь Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулу уңаеннан, "Җылы сүзе калды дөньяда" дип исемләнгән портрет-хәтер сәгате үткәрелде. Укучыларга аның иҗатын яктырткан презентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Туган якка багышлап язылган шигырьләренә анализ ясадык, укучылар шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.