Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Алар җылы сүз, ягымлы карашка мохтаҗ"

10 октябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханәчеләр һәм клуб хезмәткәрләре катнашында  өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан “Алар җылы сүз ягымлы карашка мохтаҗ” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

         Кичәбезнең максаты: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү. - Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбилар тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру бурыч итеп куелды.

         Китапханәбездә өлкәннәр өчен газет-журнал материалларыннан төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Кичәбез матур җырлар, шигырьләр, биюләр, шаян сәхифәләр белән үрелеп барды.