Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Язмышлар кочагында" (тематик кичә)

9 нчы декабрь көнне клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә бик матур тематик кичә уздырып кайттык. Кичәбезнең кунаклары мультфильм геройлары, клоун Фунтик, Кыш бабай һәм Кар кызы иде. Кичәбез җыр-бию, төрле кызыклы уеннар, фокуслар белән үрелеп барды. Без, хезмәткәрләр өчен, балаларның шат елмаюы, чын куңелдән безнең белән бергә җырлап, биеп утырулары зур куаныч иде. Арабызда купме мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши, шушы ункөнлектә генә түгел, ә һәрвакыт аларга үзебезнең игътибарыбызны күрсәтеп яшәсәк иде дигән теләктә каласы килә.