Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яраланган йөрәкләр" (күргәзмә)

Традиция буенча, 1 декабрьдән 10ына кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Тормыш авырлыклары алдында югалып калмыйча, ходай биргән сынауларда сынмыйча, ничек булса да алга таба яшәргә көч табарга тырышкан, мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар арабызда бик күп. Без сау-сәламәт булып та, кайчакта тормыштан зарланабыз, ә бит арабызда күпме авырлыклар күргән, әрнү-газапларга түзеп яшәгән авырулар күз алдыбызда. Алар шушы авыруларын эчкә йотып, безне яшәргә өйрәтәләр. Әйдәгез алардан үрнәк алыйк, аларга карата миһербанлы булыйк. "Яраланган йөрәкләр!..." күргәзмәсе белән укучыларыбызга шуны җиткерәсем килә.