Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Чын күңелдән бүләгем, изге минем теләгем!”

1 октябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә  “Чын күңелдән бүләгем, изге минем теләгем!” дип исемләнгән , Халыкара өлкәннәр  көненә мастер класс үтте. Бу мастер класста Ибрагимова А.Ф. һәм Валиева Г.Х. башлангыч сыйныф укучылары белән өлкәннәр көненә үз куллары белән открытка ясадылар. Мастер класс башланыр алдыннан Ибрагимова А.Ф. укучыларга кайчы һәм клей белән эшләү буенча инструктаж үткәрде. Открыткага укучылар  өлкәннәргә багышланган шигырьләрдә күчереп язып куйдылар.

Үткән мастер класс укучыларга бик ошады.