Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Сагындырдың син мәктәп

31 август көнне Сөрде авылы мәдәният йортында «Сагындырдың син мәктәп» дигән исем астында беренче сыйныфка баручы укучылар өчен бәйрәм үткәрелде.

Укучыларга макәлләрдән,тизәйткечләрдән,табышмаклардан торган биремнәрне чишәргә кирәк иде. Алар бик тиз рәвештә аларга җавап таптылар, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

Балалар китапханә белән, анда килә торган гәҗит журналлар белән дә таныштылар.Булачак укучылар китәр алдыннан китапханәдә үтә торган чараларда катнашу теләген дә белдерделәр.