Мадинә Маликованың тууна 85 яшь
5 август көнне Сөрде авылы китапханәсендә барлык катлам укучылар өчен Мадинә Маликованың тууна 85 яшь тулуга багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мадинә Маликова- күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017). “Янар таулар яктысында”, “Чәчкә балы”, “Югалган якутлар”, “Кызыл гөл”, “Көмеш билбау”, “Арыш тәме”… Болар барысы да – күренекле язучы Мәдинә апа Маликова повестьлары һәм романнарының исемнәре. Китап сөючеләр бу китапларны бик яратып укыйлар.