Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Сак булыйк..!”

26 июнь - Бөтен дөнья наркоманиягә каршы көрәш көне унаеннан 25 июнь көнне

 Сөрде авылы китапханәсендә  “Сак булыйк..!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Күргәзмәдә наркоманиягә каршы көрәш, яшьүсмерләрне  ничек наркомания чиренә яулыктырмаска, наркотик матдәләрнен организмга  ничек тәэсире турында мәгълүмат бирелде.

 

Китап күргәзмәсе янында Сөрде авылы фельдшеры – Шигапова Ләйлә белән  видео әңгәмә  оештырылды. Бу әңгәмәдә яшүсмерләргә кагылышлы күп кенә файдалы мәгълүмат  сөйләп үтелде.