Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Өлкәннәргә олы хөрмәт”

5 нче октябрь көнне өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан “Өмет” сәламәтләндерү үзәгендә “Өлкәннәргә олы хөрмәт” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә китапханә һәм клуб хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылды.

Өлкәннәребезгә китапханәдә яратылып укыла торган, үзебез белән алып килгән “Гаилә учагы”. “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Яшьлек”, “Мәйдан” журналларын укырга тәкъдим иттек.

         Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу  айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Өлкәннәр сүзе – акылның үзе дигән борынгылар. Без. яшьләр өчен, аларда зур мәгънә, хикмәт һәм тормыш тәҗрибәсе...

         Кичә олыларга багышланган шигырьләр, борынгы җырлар белән үрелеп барды. Өмет сәламәтләндерү үзәге директоры Ирек Исмагиловның өлкәннәргә атап язган шигырьләрен өлкәннәр бик яратып кабул иттеләр.