“Җырдай моңлы туган телем”
21 нче февраль көнне Сөрде авылы мәдәният йортында Туган тел көненә багышланган уен-викторина узды. Викторинада башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Аларга татар халкының мәкальләрен дәвам итәргә һәм шигырьләреннән, әкият өзекләреннән җавап табарга кирәк иде.
Викторина укучыларга бик ошады.