Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Бөек җиңү юлы”

24 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәчесе Югары Оры авылы мәктәбе укучыларына “Бөек җиңү юлы” дип аталган викторина – уен, Салават күпере журналыннан файдаланып,  үткәрде.

Быел Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 75 нче язын билгеләп үтәбез. Геройларның батырлыгын искә алып, бергәләшеп Казан шәһәрендә урнашкан сугышка бәйле кайбер истәлекле урыннар белән таныштык.Танышуыбыз уен формасында барды.

Укучыларга бу викторина – уен бик ошады.