Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Яңа ел маҗаралары»

30 нчы декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында 2019 нчы елны озату, 2020 нче елны каршылау уңаеннан   «Яңа ел маҗаралары» дигән исем астында Яңа ел кичәсе  үткәрелде. Бәйрәм кичәсе  Галиаскар Камалнын “Беренче театр”спектакленнән өзек белән башланып китте. Дәвамы театрләшкән тамаша белән “дуңгыз” елын озатып, тычкан елын каршы алып, Кыш бабай һәм Кар кызы белән Убырлыга бирешмичә, җырлап – биеп , уйнап – көлеп килгән кунаклар белән  рәхәтләнеп ял иттек.