Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Кабак бәйрәме"

24 нче сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Кабак бәйрәме” үткәрелде. Килгән кунакларга “Галиҗәнәп Кабак” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авылыбыздагы иң күп кабак үстерүчеләрне барлап, кино төшердек, аларга кечкенә генә бүләкләр әзерләдек. Шулай ук, уңган хуҗабикәләребезнең кабактан әзерләнгән берсеннән-берсе тәмле бөкәннәре, бәлешләре, пироглары белән килгән кунакларны чәй өстәле янына чакырып сыйладык. Кичәбез Фатих Хөснинең “Кабак” хикәясен  сәхнәләштерү, җыр-бию, нәфис сүз осталарының чыгышлары белән үрелеп барды.