Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Хуш киләсең Яңа ел”

20 декабрь көнне Сөрде авылы китапханәчесе Ибрагимова А.Ф Югары Оры авылы башлангыч мәктәбендә күчмә китапханә белән  “Хуш киләсең Яңа ел” дигән китапханә сәгате үткәрде. Китапханә сәгатендә яңа елга багышланган шигырьләр, әкиятләр укылды. Укучыларга ахырдан Ибрагимова А.Ф.  яңа ел уенчыгын ясау буенча мастер класста күрсәтте һәм укучыларга ясап карарга тәгъдим итте.

Мастер-класс башланыр алдыннан Ибрагимова А.Ф. укучыларга кайчы,клей белән эшләу буенча инструктаж үткәрде. Ибрагимова А.Ф. укучыларга эшләү тәртибен аңлатып, укучыларга ярдәм итеп, яңа ел чыршысына бик матур уенчык та ясап куйдылар. Бу мастер класс укучыларга бик ошады.