Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Әниемә буләккә”

22 ноябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Әниемә буләккә” дип исемләнгән,әниләр көненә мастер класс үтте.Бу мастер класста Ибрагимова А.Ф.  башлангыч класс укучылары белән әниләр көненә үз куллары белән открытка ясадылар. Мастер класс башланыр алдыннан Ибрагимова А.Ф. укучыларга кайчы һәм клей белән эшләу буенча инструктаж үткәрде. Открыткага укучылар  Галимҗан Гыйльмановның «Самат батыр» китабыннан «Әни кирәк”, “Кадерле кешебез”, “Әнием» шигырьләрендә укып, күчереп язып куйдылар.

Үткән мастер класс укучыларга бик ошады.