Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Мәдәниятта кунакта"

16 нчы сентябрь көнне   Сөрде башлангыч мәктәбендә Мәдәни көндәлекләр тапшыру тантанасы үтте. Бу көн  республикабызда көндәлекләрне мәктәп укучыларына тапшыру көне буларак билгеләнде. Башлангыч сыйныф укытучысы Файзрахманова Физия Ахеяр кызы укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырып китте, аларга аның белән эшләү тәртибен аңлатты. Көндәлекләрне кулга алгач, балалар китапханәгә юл алдылар. Китапханәче Вәлиева Альбина Ильгизәр кызы укучыларга мәдәни көндәлек сайтына кереп регистрация үтү тәртибен, сайт белән якыннан таныштырып,  балаларга “Мәдәниятта кунакта” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итте, көндәлек битендәге мәдәни оешмалар турында кыскача мәгълүмат бирде.