Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Көзнен матурлыгы - яфракларда”

7 ноябрь көнне Сөрде авылы китапханәчесе Ибрагимова А.Ф күчмә китапханә белән “Ромашка” балалар бакчасында булды.

Бу очрашуда  китапханәче Габдулла Тукайнын  “Бала белән күбәләк”шигыренә тукталып укып китте, аннары укылган шигырь“Татармультфильм” студиясеннән мультфильм рәвешендә күрсәтелде.

 

  Ә аннары Ибрагимова А.Ф һәм Хамидуллина А.Ф балаларга табигый материаллардан  аппликациядә ясаттылар.

Балаларга бу очрашу бик ошады һәм алар яңа ел алдыннан да очрашуны көтеп калуларын белдерделәр.