Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Йөз яшьлекләр буыныннан Мәхмүт Галәү”

9 сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең 130 еллыгына багышланган истәлек–хәтер сәгате үткәрелде. Укучыларга аның тормыш юлына, иҗатына багышлап,  “Йөз яшьлекләр буыныннан Мәхмүт Галәү” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде.