Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Алма пеште – җиргә төште”

28 сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында “Алма пеште – җиргә төште” дигән исем астында көзге уңышка багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.Кичәдә балалар бакчасыннан балаларда катнашты. Алар Валиева Г.Х. җитәкчелегендә “Алма корты” биюен бик матур итеп башкардылар.Ә уртанчы сыйныфларда укыган укучылар “Уйгур бию”ен биеп тамашачыларны куандырдылар.Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы чыгышлар белән үрелеп барылды.

Бәйрәм бик куңелле үтте.