Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Террор куркыныч җан»

2 сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Терроризмга каршы көрәш” көненә карата “Террор куркыныч җан” исемле (ИПЧ) информация сәгате үткәрелде. Информация сәгатенең максаты: укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату; укучыларның сәламәтлеген саклау, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү; укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү иде.

         Информация сәгате балалар белән җанлы аралашу тәртибендә барды. Аларга “Терроризм кешелек афәте” дигән презентация һәм “Террор куркыныч җан” исемләнгән киңәш-күргәзмә  тәкъдим ителде. Презентациядә “Террор”, “терроризм” сүзләренең мәгънәләрен аңлаткан слайдлар күрсәтелде. Терроризмның төрләре, террористик организацияләр, аларның исемнәре белән якыннан таныштырылды. Терракт булган очракларда үзләрен ничек тотарга, террорист белән ничек аралашырга кирәклеген өйрәткән кагыйдәләргә дә игътибар юнәлттек. Слайд ахырында шушы теманы тагын да ныклап үзләштерер өчен укучыларга “Зина, Кеша и террористы” дип исемләнгән мультфильм тәкъдим ителде.