Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Минем беренче китабым

5 сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә«Минем беренче китабым» Сөрде башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары кунакта булдылар.

Аларга “Әлифба” китабыннан торган китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.Анда төрле елда чыгарылган , төрле авторлардан торган “Әлифба” китаплары бар иде.

Ибрагимова А.Ф. һәм  Валиева Г.Г укучыларга яхшы укырга теләделәр, китапханәгә килергә чакырып калдылар.

Укучыларга истәлекле буләкләр тапшырылды.