Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Казан безнең башкала" (викторина)

25 нче август көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә “Казан безнең башкала” исемле викторина үткәрелде. Укучыларга “Казаным башкалам” исемле китап күргәзмәсе һәм Казанның истәлекле урыннарын тасвирлаган презентация тәкъдим ителде. Казан тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелгәннән соң, укучылар белән Казанның салынуы турындагы риваятьләр турында сүз алып бардык. Зиннатова Виалетта “Суга төшкән Казан” риваяте турында сөйләп китте. “Кайный торган Казан” турында да кызыклы риваятьләр тыңладык. Насыйрова Алисә, Резеда Вәлиеваның “Казаным, минем Казаным...” исемле шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Казан темасына багышланган кроссвордны чишеп, укучылар Казан ханлыгының иң данлыклы ханбикәсе исемен дә таптылар. Казан турында булган белемнәребезне викторина сорауларына җаваплар биреп сынадык. Уеныбыз бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.