Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Һәйкәлләр ни сөйли ”

22 июнь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Һәйкәлләр ни сөйли ” 

исеме астында Хәтер һәм матәм көненә багышланган китапханә сәгате үтте. Китапханә сәгатендә авыллар тарихы, Бөек Ватан сугышы вакытында авылдашларның җиңүне якынлатуга керткән өлеше турында 1 – 4 сыйныф укучыларына мәгълүмәт бирелде.

 Китапханә сәгатенен бурычлары : өлкән буын вәкилләренә –Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәте ветераннарына хөрмәт һәм олылау хисләре тәрбияләү, авыллар тарихы турында мәгълүмәт булдыру, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү ,әдәп- әхлак тәрбиясе бирү булып торды.