“Милләтемнең энҗе бөртекләре”
14 июнь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Милләтемнең энҗе бөртекләре”
исеме астында ,татар бизәген кулланып брелок ясау буенча Ибрагимова А.Ф. җитәкчелегендә мастер класс утте.Мастер-класста “Ак калфак” оешмасында торучы мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Мастер-классның төп максаты татар халкының гореф- гадәтләрен саклап калу.
Ибрагимова А.Ф. мастер-класска брелокның өлгеләрен һәм аңа кирәкле әйберләрен әзерләп алып килде.Катнашучылар үзләренә охшаган өлгене сайлап алып, хыялларын кушып брелокны ясадылар.
Мастер-класс бик җанлы рәвештә барды.