“Гөрләсен авыл Сабантуйлары”
8 июнь көнне Сөрде авылында милли бәйрәм Сабантуй булып узды.
Сабантуй – халкыбызның иң көтеп алынган һәм яратып уздырыла торган бәйрәмнәренең берсе. Ул – татар халкының уңганлыгын,булганлыгын,тырышлыгын, сәләтен, көчен ачып бирә торган бәйрәм.Әлеге бәйрәм карлар эри башлаганнан алып язгы чәчүгә кадәр булган вакытта уздырылган...
Элек электән Сабантуй бәйрәме халыкның бер-берсе белән чын куңелдән аралашу,танышу бәйрәме дэ булып торган.