Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Балачак мизгелләре”

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан бездә табигать кочагында сәяхәттә булып кайттык.Табигать кочагында балалар белән борынгы уеннар уйнадык,”Сабантуй” журналыннан әкиятләр укыдык,”Ярыш мәйданы” сәхифәсеннән башваткычларны чишеп белемнәрне тикшердек...

 

Шундый якты,шундый көләч

Беренче көне җәйнең,

Назлап кына сыйпап сөя,

Кочагыдай әнинең.

Балаларны яклау көне-

Шундый матур бәйрәм бар,

Мәйдан тулы бала-чага,

Балаларга урам тар.

Бәхетле безнең балачак,

Яклау –саклаучы булгач,

Чыңлап тора җырларыбыз,

Чәчкәгә,нурга тулгач.

                                                                                          Рәсимә Ураксина