Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Дәүләтебез символлары.

Символлар дәүләтнең тарихын, үсешен, гореф-гадәтләрен гәүдәләндерә. Бу тема уңаеннан китапханәдә 1-4 класс укучылары өчен викторина үткәрелде.  Китапханәче Россия, Татарстан һәм Арча символлары буенча сораулар әзерләде. Һәрберсенең герблары төшерелгән рәсемнәр, флаглар, гимннар буенча сорауларга дөрес җаваплар таптылар. Флаглардагы төсләрнең нәрсәләр аңлатканын сөйләделәр.                                                                                     Викторина ахырында гимннарны тыңладык. Бу вакытта укучылар горур басып, үз Ватаннары белән горурланып тордылар.