Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Туган телеңне онытма!

                        

Чараның максаты: туган телебезнең байлыгын өйрәнү, телебезне камил белү. Бу чарада телебезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне уеннар, мәкаль, табышмаклар аша белдердек. Үз халкыбызның лаеклы улы, кызы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкиятләрен ана теле аша сеңдереп үсү кирәк.”Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен” дигән галимебез К.Насрый. Тел турында викторина да үткәрелде, соңыннан барлык балаларга күчтәнәчләр тапшырдык.