Кече туганнарга ярдәм итик!
4 октябрь - Бөтендөнья хайваннарны саклау көне.Шул уңайдан китапханә башлангыч сыйныф укучылары белән мәгълүмат сәгате үткәрде.Чара барашында хайваннарның , кошларның тормышы һәм аларга ярдәм итү турында сөйләштек.Шулай ук әлеге тема буенча викторина үткәрелде.Хайваннар турында язылган күпсанлы китаплар тәкъдим иттек.