Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Авыртмасын саның ,сыкранмасын җаның ,көләч йөзең һаман яктырсын !

2  октябрь  көнне  китапханә  мәктәп  һәм  клуб  белән  бергә  өлкәннәр  көне  уңаеннан  тематик  кичә  үткәрде.Кичәне район  башлыгы  Илшат  Нуриевның  өлкәннәрне  котлау  хаты  белән  башлап  җибәрдек. Кичә  барышында өлкәннәребез  каршында  мәктәп  укучылары музыкаль  чыгышлар күрсәттеләр. Китапханәче  өлкәннәребезнең авыр  һәм  катлаулы  тормышларын  сурәтләгән  матбугат  язмалары  белән  таныштырды.Яңа  газета  һәм  журнал  мәкаләләре  белән  таныштырып  узды.Барлык  өлкән  китап  укучыларны  китапханәгә  чакырды.Кичә  барышында  өлкәннәр  үзләре дә  чыгышлар  ясап ,актив  катнаштылар.