Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Бердәм мәдәният дәресе

14 сентябрь  көнне  китапханә  Субаш -  Аты башлангыч  мәктәбендә бердәм  мәдәният  дәресе  үткәрде.Дәрес    барышында  китапханәче           укучыларга   мәдәният  төшенчәсе  турында  аңлатма  бирде.Татарстанда нинди   мәдәният  учаклары  булуы  турында сөйләде.Бигрәк  тә  театр  һәм музейлар ,архитектура  һәйкәлләре  эшчәнлеге  турында    тәфсилләп  таныштырды.Республикабызның  композиторлары, язучылары  һәм  артистлары  тормышы  турында    да   кыскача  мәгълүмат бирелде.Мәктәптә  6 бала укый.   Бердәм      мәдәният  дәресендә  барысы  да  катнашты.