Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Әнием-күз нурым

Китапханәдә “ Әнием – күз нурым “ исемле кичә үтте.Кичәгә ак яулыклы әбиләр,әниләр килгән иде.Кичә китапханәченең бәйрәм котлавы белән башланып китте.Мәктәп укучылары әниләренә ,әбиләренә бүләк итеп шигырьләр,җырлар әзерләгән иде.Кичә китапханәченең Россиядә кино елы һәм Татарстанда су саклау зоналары уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәләренә күзәтүе белән дәвам итте.Кичәдә төрле уеннар уйнатылды,призлар тапшырылды.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.