Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Лекарственные растения.

Бөтен тирә-як яшеллеккә күмелде.

Бу табигать биргән матурлыкны һәм байлыкны без файдалана алырбызмы?
 Бу сорауга җавап табу өчен 24 майда 11 сәгатьтә китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен квест-уен оештырылды. Уен квесты идеясе - укучыларны табигатькә хөрмәт итәргә өйрәтү, аларга дару үсемлекләренең кыйммәтләрен һәм аларның кешеләр сәламәтлеге өчен мөһимлеген күрсәтү. Уен алдыннан катнашучы командалар өчен “Маршрутные листы”н әзерләдек. Маршрут кәгазьләре саны командалар санына туры килергә тиеш. Һәр команданың үз маршруты. Һәр команда төрле станцияне узарга тиеш.
Алар андагы биремнәрне үтәп, үләннәр белән таныша бардылар. .