Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Тукай – безнең якташыбыз.

26 апрель көнне быел да сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 138 елга карата китапханәдә «Тукай – безнең якташыбыз » дип исемләнгән чара узды. Чара өчен” Тукай иҗаты- безнең күңелләрда” дигән китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе төзелде. Китап укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырганнан соң һәрбер укучы аның шигырьләрен сөйләде, рәсемнәр буенча әсәрләрен тапты.