“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә”
11 апрелдә Наласа мәдәният йортында Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" дип аталган бәйгенең зона этабы узды. Анда Утар-Аты, Орнашбаш, Субаш-Аты, Түбән Аты, Зур Бирәзә һәм Наласа авылында яшәүче китап укучы гаиләләр катнашты. Катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Утар-Атыдан килгән Исмәгыйлевләр гаиләсе уңышлы чыгыш ясап, "Китаплы гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Шундый булдыклы, укымышлы гаиләләр булуы безнең өчен дә куанычлы.