Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Телен белгән- югалмас.

   Китапханә, мәктәп белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен." Телен белгән- югалмас" дип аталган кичә үткәрде. Кичәгә әзерлек барышында балалар туган тел турында шигырьләр. җырлар өйрәнделәр.Язучыларыбызның тел турындагы матур әйтемнәре, фикерләре дә искә төшерелде. Халкыбызның мәкаль- әйтемнәрен, табышмакларын кулланып викторина да оештырылды.Укучылар үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар.Кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.