Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Җылылык өләшик

   Бу чараларга  Субаш- Аты китапханәсе дә актив кушылды.Авылдашларым белән бергәләп окоп шәмнәре ясарга булдык.Кирәкле материалларны тупладык, көнен билгеләдек.

   Билгеләнгән көнне китапханәдә җыелдык.Мин аларны газета- журналлар белән таныштырдым.МХО турындагы язмаларга күзәтү ясадым.Авылдашыбыз Рифатның әнисе дә безнең белән бергә иде.Ул улы турында сөйләде.Улы  хәрби хезмәттә.Шәм ясау буенча чыккан мастер класслар белән дә таныштык.Бергәләп савытларга кәгазьләрен тутырдык, парафин эретеп агыздык.Үзебезнең изге теләкләребезне тели- тели эшләдек.