Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Туган авылым тарихы.

Ул-  синең кечкенә Ватаның.Син аны яратырга, сакларга тиеш.Тарих белән кызыксынып,аны тагын да тулыландырырга омтылу булырга тиеш һәрберебездә.

   Пушкин картасы буенча китапханәдә "Туган авылым тарихы" исемле чара үтте.Чараның максаты авылыбыз тарихын барлау, туган як буенча басылган китаплар белән танышу иде.Иң беренче авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштык.Исеменең килеп чыгышын тикшердек.Ф.Гарипованың китапларына күзәтү ясадык.

   Чара барышында авылыбызда элек эшләгән, хәзерге вакытта юкка чыккан оешмалар белән таныштырдым.Анда эшләгән хезмәткәрләр турында сөйләдем.Данлыклы чүәк чигү, ипи пешерү цехлары турында да бай мәгълүмат тупладык.

   Чараның ахырында кроссворд чиштек.Сораулар авылыбыз турында иде.