Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Мәңгелек ут"

   Ай башында Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан китапханәдә "Мәңгелек ут " исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде.Кече яшьтәге мәктәп укучылары белән батырлыкны ничек аңлыйсыз ? дигән сорауга җавап эзләдек.Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны, бабайларыбызны Хәтер китабыннан эзләдек.Исән кайткан фронтовиклар турында яязылган фото альбом белән дә таныштырдым. Билгесез солдат төшенчәсенә дә аңлатма бирелде.