Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Укытучы образы - китапларда

   Шул уңайдан китапханәдә күргәзмә төзелде.Бу күргәзмәгә төрле язучыларның укытучылар турындагы әсәрләре куелды.А.Гыймадиев.М.Мәһдиев,Ш.Галиев иҗатларында бу тема киң урын алган.Шулай ук газета - журналларда да укытучылар хезмәте, данлыклы укытучылар турындагы язмалар күп басылды.Укучыларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырдым,язучыларның иҗатларына күзәтү ясадык.Авылыбызның өлкән буын укытучыларын да искә алдык.Р.Шәриповның Әнәс абый Исмәгыйлев турындагы шигырен сәнгатьле итеп укыдык.Укучылар күргәзмәдән укырга китаплар да алдылар.