Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Әбием сандыгы.

   Кичәгә әзерлек алдан ук башланды.Әбиләребезнең,әниләребезнең истәлекле әйберләрен таптык,җыйдык.Аларны бер сандыкка тутырдык.Сандык хуҗасы Раушания апаларга китап укучыларымны чакырдым.

   Өйне матурладык,уртага зур сандыгыбызны куйдык.Кичәне Р.Гарифуллинаның "Бүләк сандык "исемле шигыре белән башладык.Аннары серле сандык ачылды.Сандыктан чыккан һәрбер әйбер турында кыскача аңлатма биреп барылды.Шулай ук С.Аппакованың "Тузмый торган бүләк","Җәлил хәзрәт вәгазьләре","Бәхет тәме " китапларыннан өзекләр укылды.Балалар өйләренд әбулган әйберләр турында да сөйләделәр.Өлкәннәребез үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.Кичә барыбызга да бик ошады.