Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Хуш киләсез ,кошкайлар ".

Табигать җанлана , җылы яклардан кошлар кайта.Балалар бакчасында кошлар кайту хөрмәтенә балалар иртәсе уздырдым."Салават күпере ","Сабантуй " журналлары , дидактик материаллардан файдаланып кошлар турындагы белемнәребезне ныгыттык."Күчмә" ,"Кошлаучы " сүзләренең мәгънәләрен аңлаттым.Бирелгән карточкалардан кошларны дөрес итеп бүлдек ,исемнәрен кабатладык.Киресенчә , исемнәрен әйтеп , фотоларын күрсәттек.Алар турындагы шигырьләр белән дә таныштык.Х.Халиковның "Иң гадел дус " , "Сакчы күркә " китаплары кулланылды.