Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Әле дә Сез бар , әниләр."

Шул уңайдан клубта "Әле дә Сез бар ,Әниләр " исемле әдәби тематик кичә үткәрелде.Кичәгә әзерлек барышында әниләр турында язылган китаплардан күргәзмә төзелде.Фронтовик шагыйрьләр дә хатын - кызлар темасын киң яктырткан.М.Җәлилнең "Ана " , Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй ", ,Ә.Гаделнең "Әниемә " шигырьләре әнә шундыйлардан.Г.Кутуйның "Сагыну " нәсерен укытучы Вафина Лилия бик сәнгатьле итеп укыды.Бу әсәр хәзерге вакытта да бик актуаль.Балалар башкаруында да әниләр турында шигырьләр бик матур яңгырады.Матур җырлар тыңлап ял итте тамашачы.