Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Балалар китапларында - укытучы образы

Чара укытучы һәм остаз елына багышлап үткәрелде.Язучыларның укытучылар турындагы әсәрләреннән күргәзмә төзелде.Күргәзмәгә А.Гыймадиевның "Тәнәфес яки маҗаралы хәлләр", А.Галиеваның " Соңгы каникул " һәм башка китаплар куелды. Китапханәче кыскача алар белән таныштырып үтте. Чара барышында без Бари Рәхмәтнең "Иң күңелле чак "китабына күзәтү ясадык. Авторның " Сара мәктәпкә бара " шигырен чиратлап кычкырып укыдык. Бергәләп фикер алыштык. Укучы Сарага бәя бирдек, нинди укучы булыр ул? һәм һәрберебезнең сорауга җавабын тыңладык. Укытучыларыбыз турында да сөйләштек. Укучыларыма бу шигырьнең безнең дә яратып укылган шигырь икәнлеген аңлаттым.