Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Кар астында кайнар чишмә"

Китап укучыларым белән берәр нинди театрга бару турында сүз чыккач , мин Әтнә театрын тәкъдим иттем.Анда А.Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә " спектакле бара иде.Язучының әсәрләре элек - электән яратылып укылды.Хәзер дә укыла.Барыр алдыннан язучының тормышы ,әсәрләре белән таныштырдым.Китапларын үзебез белән дә алдык.Ялгышмаганмын , бик яхшы спектакль карадык.Тормышчан әсәр.Гаилә хәлләре...Милләтебезнең гореф - гадәтләрен саклау турында бу әсәр.Өлкән буынның ничек тә дәвам итәсе килә бу гадәтләрне. Аңлату аша яшьләрне дә барыбер  үзләренчә эшләтәләр...Кыскасы ,тормышчан спектакль карап ял иттек.