Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Татарстан гербына ничә яшь?

Балалар белән Татарстан буйлап сәяхәткә чыктык.Безгә ярдәмгә "Увлекательный Татарстан","А.З.Шакирзяновның "Сборник головоломок про Татарстан " китаплары килде.Республикабызның символлары , андагы билгеләр турында да сөйләштек.Аларның нәрсәләр аңлатканын "Кем тизрәк ?" дигән уен аша ныгыттык.Уендагы һәрбер бирем Татарстан гербына багышланган иде.Төсләр нәрсәне аңлата?нәрсә диеп язылган?, нинди билге төшерелгән? кебек сорауларга җаваплар бик тиз табылды.Бу чара аша балаларыбызда Туган илне ярату , аны саклау кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырыштык.