Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Җилләрдә сыналган җилкән ".

Исән булса аңа 85 яшь тулган булыр иде.Шул уңайдан китапханәдә "Җилләрдә сыналган җилкән " исемле күргәзмә эшли.Күргәзмәгә язучының төрле жанрдагы китаплары куелды."Йөрәкләрдә кабат терелә ", "Сөю бит ул картаюны белми" исемле китапларына бик матур шигырьләре тупланган.1-3 нче томлыкларында бик матур әсәрләре урын алган.Шулай ук пьесалар да яза Ф.Яруллин."Һәр күңелдә сер ята ","Пьесалар " китапларына пьесалар тупланган.

Фәнис абый Яруллин балалар өчен дә иҗат итә.Кече яшьтәге китап укучыларым аның "Зәңгәр күлдә ай коена "китабы белән таныша алалар.Алар өчен копьютер аша әкиятләр дә күрсәтелде.Аның әсәрләре аша һәр кеше үзенә сорау бирә аладыр"Бармы миндә шундый ихтыяр көче?".Язучының һәр әсәре укучы күңеленә үтеп керә , аны уйландыра.