Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

Үткәннәргә сәяхәт.

Шул сүзләрне үзебезгә девиз итеп алып , өлкәннәребез белән авылыбыз музеена экскурсия ясадык.Музей авыл клубы бинасында урнашкан.Яңа гына туплана башласа да,күп әйбер җыелган инде музейга.Анда борынгы эш кораллары тупланган.Йортта нинди генә эш башласалар да , һәрберсенең җайлаштырылган коралы булган.Экскурсия барышында туган авылыбызның тарихын да искә төшердек.Фирдәвес Гарипованың "Авыллар һәм калалар тарихы " китабыннан аңлатмалар укылды.Шулай ук авыыыбызга багышланган шигырьләргә дә күзәтү ясадык.Р.Шәрипов ,Р.Мөхәммәт,Р.Сафин шигырьләрендә авылыбыз матур тасвирлана.Музейга элеккеге заман киемнәрен табып ,музейны тагы да тулыландырасы килә.