Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Исемең билгесез, даның үлемсез"

Шул уңайдан урта яшьтәге китап укучыларым белән батырлык дәресе үткәрелде.Бу чара барышында сугыш ,тынычлык турындагы китаплар белән укучыларыбызны таныштырдым..Кем ул билгесез солдат?Бәлки безнең бабаебыздыр,күршебездер , туганыбыздыр."Хәтер" ,"Алар илгә җиңү алып кайтты ", Ш.Мостафинның "Батырлык кайтавазы " ,Ә.Юнысовның "Солдат хәтере " китаплары аша сугыш турында булган сорауларыбызга җаваплар табарга тырыштык.Авылыбыздан сугышка китеп һәлак булганнарны искә төшердек."Хәтер" китабыннан туганнарыбызны эзләп ,алар турында мәгълуматлар укыдык."Кем күбрәк белә ?" ди гән викторина сорауларына җаваплар эзләдек.Батырлар истәлегенә куелган һәйкәлдән туганнарыбыз фамилияләрен эзләп таптык.Бу чараны үткәргәндә яшь буынга үткәнне белеп ,барлап тору кирәклеген аңлатырга тырыштым.