Субаш-Атынская сельская библиотека - филиал № 40

"Ана күңеле балада".

Шул уңайдан клуб белән берлектә "Ана күңеле балада "дип исемләнгән әдәби - тематик кичә уздырдык.Кичә алдыннан "Әни диеп язып куйдым" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Күргәзмәгә авлыбыздан чыккан һәм башка шагыйрьләрнең әниләр турында язылган шигырьләре куелды.Мәсәлән Радик.Мөхәммәт, Рәис Сафин .Рәниф Шәрипов шигырьләре бик эчтәлекле.

Кичә әниләргә багышланган  матур сүзләр . теләкләр белән башланып китте.Төрле язучыларның әсәрләреннән өзекләр куелды.Мәдәни мирасны саклау елы буларак , төрле халыкларның бию - җырларын да башкардылар.Кичәбезнең кунагы Вафина Халидә апайның катнашуы бик эчтәлекле булды.Ул үзенең истәлекле язмаларын китапханәгә бүләк итте.Тамырлары безнең авылга барып тоташа шул Халидә апаның да. Аның башкаруындагы җырларны ,  шигырьләрне тыңлап ял итте авылым халкы.